вторник, 10 ноября 2015 г.

Яз

Кояш нурын болыт капласа да,
Яз язлыгын итә, эретә...
Карлар бетеп, кара җир яшәреп,
Сандугачлар сайрар көн җитә.


Җирнең йөзен, кара чатыр кебек,
Кара болыт каплап ятса да;
Яз язлыгын итте, үлән чыкты
Көнгә каршы булган бакчада.

Кояш, бара торгач, җиңеп чыкты,
Җир йөзенә карап көлде ул;
Салкын кара болыт саф кояшның
Көчле нурларына бирде юл.

Нурдан булган кояш җәдрәләре
Ертыклады болыт пәрдәсен;
Зифа буйлы, ялангач кызлардай,
Күрсәтте ул бөтен гәүдәсен.

Күрәм: ертык болыт кисәкләре
Куркынып читкә китәләр,
Китәләр дә... бераз бару белән,
Төтен кебек таралып бетәләр.

Төтен — һәрвакытта тиз югала,
Тиз тарала торган нәрсә ул.
Һәм шулай ук һәммә караңгылык
Кояш нурларына бирә юл...

Диңгез буенда

Ишетә килдем күптән «диңгез» сүзен,
Арзу итә1 идем күрергә,
Матурлыкта күккә охшатылган
Диңгез буйларында йөрергә.

1Арзу итә — тели.


Мәҗнүн ничек гашыйк Ләйләсенең
Гыйшык белән тулган йөзенә,
Мин дә шулай гашыйк булып йөрдем
«Диңгез» сүзенә һәм дә үзенә.

Тели идем котырып, тулкынланып,
Ярга бәргән вакытын күрергә;
Ак күбекләр чәчеп, көмешләнеп
Торган суларына керергә.

Көннәр буе карап утыруны
Тели идем тып-тын чагында,
Диңгез буендагы тау янында,
Утырып яшел йөзем багында.

Диңгезләрдән чыккан күк томаннар
Биек тауга ничек чолгана,
Тауның битен сөеп һәм иркәләп,
Ничек куштанлана, тулгана!

Шуның кебек чолгап алган иде
Йөрәгемне диңгез буйлары,
Күңлем тирәсендә болыт кебек
Йөри иде күрү уйлары.

Диңгез өстендәге акчарлаклар
Канат җилпеп ничек очалар,
Әрле-бирле йөргәч, бик тиз генә
Төшеп диңгез битен кочалар.

Минем уйларым да шулай очты,
Шулай кочты хыял диңгезен;
Канат җилпеп торды назлы күкрәк,
Диңгез эзләп кичен, көндезен.

Өмет йолдызлары бер-бер артлы
Чыктылар да тагы баттылар,
Гомрем дәрьясыннан йөзеп үтте
Күпме караңгылар, яктылар?!

Моңлы, гамьле, нурлы, нурсыз еллар
Берсе артыннан берсе үттеләр,
Ике күзем өмет диңгезенә
Күпме күз яшьләре түктеләр?!

Шаулап аккан күпме зур елгалар
Зур буалар белән буылды!
Гөрләп торган матур җирнең өсте
Инсан каны белән юылды.

Күпме кеше кайнар яшь түкмәде,
Күпме кеше газап чикмәде;
Күпме кеше монда бетмәде дә
Күпме кеше мәңге китмәде?!

Нинди алтын тәхет җимерелмәде,
Нинди шаһлар мордар китмәде;
Күпме алтын, көмеш хуҗалары,
Хәсрәт чигеп, аһ-зар итмәде?!

Күпме каралыклар җуелмады,
Күпме теләк булды, булмады;
Күпме аклар пычрак таптамады,
Күпме кызыллыклар уңмады?!

Күпме бөркет очкан киң күгеннән
Гайрәт бетеп артка дүнмәде1,
Ләкин миндә һаман алга очу
Ялкыннары һичбер сүнмәде!..

1 Дүнмәде — мәтәлеп төшмәде.



Ишетәсезме аның, сулыгып-сулыгып,
Иңрәп әйткән моңлы сүзләрен?
Карыйсызмы сүнгән күзләренә,
Күрәсезме каткан йөзләрен?..

Саласызмы күзне гәүдәсенә:
Ничек сулган, ничек кибешкән;
Мае күптән бетеп, ите, кибеп,
Каткан сөягенә ябешкән.

Сизәсезме аның эчке хәлен,
Шул минутта нишләп торганын,
Җылан кебек, ачлык эченә кереп,
Канын суырып, эчен борганын?..

Беләсезме җылап кул сузарга
Аны нәрсә мәҗбүр иткәнен?
Актык көчен җыеп, сезгә карап,
Сездән берәр ярдәм көткәнен?..

Идән чүпрәгенә ярамастай
Күлмәгенә күзегез төшәме?
Шул вакытта нечкә күңлегездән
Төрле-төрле уйлар кичәме?

Бу бер бала түгел, болар меңләп,
Ачлык белән шулай булганнар;
Кырау төшеп сулган гөлләр кебек,
Саргаешып нинди сулганнар?!

Шушы гөлләр хәзер саргаешып,
Зар җылашып сулып бетәләр;
Соңгы сулышларын алган чакта,
Сездән изге ярдәм көтәләр.

Таш күңелләр йомшап, яңгыр булып
Ява торган вакыт — бу зур эш;
Ярдәм кулын сузу ушбу көндә
Ваҗиб1 кына түгел, фарыз эш...


1 Ваҗиб — үтәргә тиешле, кирәкле.

Кошларга

Ник качасыз, әй матур кошлар?..
Алай сез качмагыз!
Сезне без куркытмабыз һәм
Таш, агач та атмабыз.

Уйнагыз шул бакчаларда,
Кич вә иртән сайрагыз;
Тик кенә тыңлап торырбыз,
Сезгә без сүз катмабыз.

Шул агачларның арасында
Очарсыз пыр да пыр;
Сез очып йөргән урыннар
Бик күңелле, бик матур.

Дус булыйк сезнең белән без,
Сезне без куркытмабыз;
Уйнагыз да сайрагыз сез,
Монда бездән курыкмагыз.

Балалар һәм китап

Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга;
Һәммәсе дә колакларны торгызганнар,
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.

Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып;
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шыркылдашып.

Кайчагында әллә кемне кызганалар,
Уфылдашып, әкрен генә кузгалалар;
Ахырысы, бу китап бик күңелледер —
Күз дә алмый укый аны бу балалар.

Татар җегетенә

(Шуралар җөмһүриятен
гамәлгә куючы җегетләребезгә)

Вакыт җитте, җегет! Җаның булса,
Уян, сикереп, күкбүз атка мен!
Күрәсеңме Идел буйларында
Матур ал, кызыл таң атканын?..

Урал тауларыннан күк таш алып,
Кайра кылычыңны шуңарга.
Таң җилләре искән матур чакта,
Кит син дошманнарны куарга.

Бер нәрсәдән курыкмый, җан-фәрманга
Алга чап син, җирләр селкетеп;
«Дөнья безнең!..»— диеп кычкыр шунда,
Гайрәт белән йөрәк җилкетеп.

Син кычкырган чакта сөрән салып,
Астыңдагы атың кешенләр1.
Сине күреп, шунда: «Татар җегете
Коралланган икән!..»— дисеннәр.

Шулай итеп вәхши ерткычларның
Котларын ал, салып куркыныч.
Кып-кызыл кан белән бизәкләнсен
Уң кулыңа тоткан шул кылыч.

1 Кешенләр — кешнәр мәгънәсендә.

Шул вакытта чынлап тынычланыр
Күкрәгеңдә янган йөрәгең.
Шул вакытта биргән булырсың син
Мәзлум илнең көткән теләген...

Айсыз төн

Бер кеше юк, тышта тып-тын, тик караңгы төн генә,
Шул караңгылык эчендә «ул» да һәм тик «мин» генә.

Сөйләшәм мин ак кулын кулга тотып әкрен генә,
Әйтәмен чын-чын мәхәббәт сүзләрен яшьрен генә.

Ай вә йолдызларны каплап, пәрдә япкан көзге төн,
Әмма һичбер каплый алмый сөйгәнемнең ак битен.

Шунда мин, аузын үбеп, бу кальбемә шәм яндырам,
Ушбу шәмнең яктысы берлән үзем дә яктырам.

Ямьле төн бу, серле төн бу, монда «җәннәт», монда «хур»,
Ул минем алдымда торса, төннәрем айсыз матур!..

Бер гашыйкның сүзләре

Мин аның алдында чакта, бер минут итмим әрәм,
Ьәр эшен, һәрбер төшен бер-бер күземнән үткәрәм.

Моңлы булса — мин дә моңлы, шат икән ул — мин дә шат,
Мин аның алдында чакта, җөмлә2 хәсрәттән азат.

 Иткән тәҗәссем — гәүдәләнгән.

Җөмлә — барча.

Тешләрен бер күрсәтеп көлсә, тирә-як яктыра,
Ул көлә, көлгән саен, ул бер матурлык арттыра.

Чын матурлык мәнбәгы ул, чын мәхәббәт чишмәсе,
Җиргә яңлышлык белән төшкән бер оҗмах чәчкәсе.

Көндезем төннән караңгы, ул янымда булмаса,
Күкрәгемдә ут та янмый, ул көлеп яндырмаса.

Ул мәләкне күрми калган көннәре авыру булам,

Мин аңар йөгрәм, күрим дип, канлы бәгърем сызласа.

Әйләнәмне каплап алган кап-караңгы бер болыт,
Өстемә якты төшерми, ул «кояш» яктыртмаса.

Кайвакыт хәсрәт йозагы берлә күңлем бикләнә,
Шул йозакны гөл кебек керпек белән тик «ул» ача.

Моңлы күңелем өстенә ул күз нурын яудырдисә,
Шатланам мин; шатлыгымнан җан янып күккә аша.

Гөл битеннән бер генә үпсәм кызу иренем белән,
Бар вөҗүдемне илаһи бер мөкатдәс нур баса.

Авызы кәүсәр, төкреге абелхәяттан тәмлерәк,
Тик шуның берлән генә үлми тора янган йөрәк.

Бу шигырьләрне язам мин моңланып һәм шатланып,
Шул сөеклемнең ике зур күзләреннән нур алып.

Энҗеләр эзләп чумарга ул гына тик юл ача,
Бу шигырьнең бер юлы булмас иде, ул булмаса.

Ул — канатланган фирештә, ул миңа илһам бирә,
Мин сулып беткән булыр идем — фәкать ул җан бирә.

Энҗе төсле бу шигырьләрне язып, рәттән тезим,

Ул сөеклемнең матур муйнын шуның берлән бизим.

 Мәнбэгъ чыганак.Мәләк — фәрештә.

Кәүсәр — оҗмахта ширбәт чишмәсе.
Абелхәят — мәңгелек суы, тереклек суы