вторник, 10 ноября 2015 г.

Татар җегетенә

(Шуралар җөмһүриятен
гамәлгә куючы җегетләребезгә)

Вакыт җитте, җегет! Җаның булса,
Уян, сикереп, күкбүз атка мен!
Күрәсеңме Идел буйларында
Матур ал, кызыл таң атканын?..

Урал тауларыннан күк таш алып,
Кайра кылычыңны шуңарга.
Таң җилләре искән матур чакта,
Кит син дошманнарны куарга.

Бер нәрсәдән курыкмый, җан-фәрманга
Алга чап син, җирләр селкетеп;
«Дөнья безнең!..»— диеп кычкыр шунда,
Гайрәт белән йөрәк җилкетеп.

Син кычкырган чакта сөрән салып,
Астыңдагы атың кешенләр1.
Сине күреп, шунда: «Татар җегете
Коралланган икән!..»— дисеннәр.

Шулай итеп вәхши ерткычларның
Котларын ал, салып куркыныч.
Кып-кызыл кан белән бизәкләнсен
Уң кулыңа тоткан шул кылыч.

1 Кешенләр — кешнәр мәгънәсендә.

Шул вакытта чынлап тынычланыр
Күкрәгеңдә янган йөрәгең.
Шул вакытта биргән булырсың син
Мәзлум илнең көткән теләген...

Комментариев нет:

Отправить комментарий