Көрәш сафында




Реакциянең төрле күренешләренә каршы көрәш сафында калды

     Бу чордагы татар әдәбиятында да демократик идеалларга кул селтәп, халыктан читләшеп, төшенкелеккә, мистикага, милләтчелеккә бирелү настроениеләре сизелеп калды. Әмма шул ук вакытта татар әдипләренең революңион-демократик төркеме (Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, Г. Коләхметов һ. б.) үзенең иҗат эшчәнлеген өзлексез дәвам иттерде. Гафури да әдәби хәрәкәтнең шушы революцион-демократик канатында торды, реакциянең төрле күренешләренә каршы көрәш сафында калды. Шулай да аның бу еллардагы иҗаты кискен каршылыклар кичереп үсте. Реакция караңгылыгы, «Яшь гомерем» һәм «Милләт мәхәббәте» кебек шигъри җыентыкларының полиция күзәтүе астына алынуы аның тормышына һәм эшчәнлегенә авыр тәэсир итте. Бу хакта ул үзенең 1911 елгы 1 август хатында болай язган: «Минем тормышым инде начарлыкның чигенә җитте, ләкин сабырлыгым моны каплый, югалта, һичкем алдына сер белдереп барасым килми, һәм алай барырлык бер кешем дә юк. Бәгъзе дустларым инде безнең өйгә килергә дә куркалар. Эчем поша, ләкин күтәрә алам. Эч пошуы хибес ителүдән-фәләннән куркып түгел, менә шушындый вакытта бер иптәшем юклыгы. Бу эшләрдән соң минем фикерем югарылана гына, дәрт арта гына бара...»
     Архив документларына караганда, Малмыж өязе Түнтәр авылы мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның (Ишми ишанның) Гафури шигырьләре басылган брошюраны станавой приставка китереп бирүе, Оренбургта Хөсәеновлар кибетендә «Милли шигырьләр» китабына конфискация ясалу, шул ук китапныңТроицкидагы «Нәҗат» исемле мөселман китапханәсеннән дә алынуы билгеле.
1908—1911 елларда Гафури борчылу һәм эзләнүләр белән тулы шактый катлаулы юл үтте. Шул юлны кичкәндә, аның настроениеләрендә үкенүләр дә, төшенке кичерешләр дә аз булмады:

           Дөньяга килгәнемә мин үкендем,
           Ни чара? Китеп булмый, инде күндем.
           Төзәлүне өмид итеп торган идем,
           Булмый икән! Ул фикердән инде дүндем.

                                               («Тээссеф», 1909)

     Реакция елларының әнә шундый авырлыгына, рухи газабына картны торырлык матурлык идеалы эзләгәндә, әдип иҗатында табигать, саф мәхәббәт, гүзәллек романтикасына бирелүләр дә булды:

            Мәхәббәт берлә тулган саф күңел аһ итсә-сызланса,

            Чын ихлас берлә аккан яшь өмид бакчасына тамса,

            Үсәр гөлләр, ярыр яфрак, бара торгач, атар чәчкә,—
                                                    («Түгелгән яшь», 1912)
дип, шагыйрь мәхәббәткә табыну аша кешеләр арасында яхшылык, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында да хыялланды.
     Ләкин реакция елларында Гафури иҗаты гел төшенкелек хисләреннән, тормыштан читләшү настроениеләреннән генә торган дип нәтиҗә ясау хата булыр иде. Бу елларда да шагыйрь халык хакында күп уйланды, гади кешеләргә якынрак килде, чөнки ул үзе дә Уфа типографиясе эшчеләре арасында корректор булып эшләп йөрде.
     Гафури революция белән реакция контрастларын гына чагылдырып калмады, ә заманның алдынгы героен эзләүне дәвам иттереп, халык тормышын конкрет сурәтләргә омтылды, тормышчанлык һәм халыкчанлык идеяләрен өзлексез алга сөрде, шул җирлектә аның иҗатында критик реализм калку була барды. 1908—1909 елларда язылган «Бай һәм хезмәтче», «Байлар алдында», «Хәерче», «Кызганам» кебек шигырьләрдә әдип социаль тигезсезлекне рәхимсез фаш итте, үзен изелгәннәрнең моң-зарларын җырларга чакырылган көрәшче итеп санады.
     Гафуриның лирик герое явызлык белән көрәштә чыныга, үсә килде. Ул геройның идея-эстетик позициясендә җитлегә барган кискен борылыш, мәсәлән, «Мин һәм хыял» (1909) исемле шигырьдә аеруча ачык чагылган. Кайчандыр «дин һәм милләт фәркынә бакмый изгелек кылырга» теләгән, «дөньяда һәркемтигез, һәркем симез булсын» дип хыялланган герой хәзер инде акылга утыруы, хыялдан реаль чынбарлыкка якын килүе турында сөйли: «Ул коры «мин, мин» дию белән бер эш тә бетмәгәч, инде мин ташлап хыялны, чынлап эшкә башлыймын»,— ди ул.
     Шагыйрьнең дөньяны аңлавындагы бу кискен настроение — моңа кадәр күбесенчә «милләт кайгысы» белән характерлы урталыкта торудан халыкка табан, турыдан-туры халыкның иҗтимагый омтылыш һәм идеалларын яклауга табан борылу — аның идея-эстетик программасына да яңа төсмер, ачыклык бирде.
Гафуриның халык көченә, рухына ныклы ышаныч белдереп чыгуы бу елларда аның иҗатында аерым бер әһәмияткә ия булган тенденция итеп исәпләнергә лаек. «Халык теләге» (1911) исемле мәкаләсендә бу тенденциянең асыл мәгънәсе бик ачык билгеләнгән: «Халык теләгенең көчле вә куәтле булуында шөбһә юктыр. Халык бер нәрсәне иттифак белән булдырырга теләсә, ул нәрсә һич булмый калмый. Ничаклы Манигълар булса, халык теләге ул Манигъларны тар-мар итә, бара торгач, ул Манигъларны җимерәдер;. Тугрысы, халык теләге — һәрнәрсәне булдыра ала торган бер куәттер». Бу фикерләрдә туры мәгънәсендә Тукайча итеп халыкка ышану ярылып ята. 1912 елда шагыйрь әнә шул рухта үзенең иҗат программасын, бөтен гомеренең, шагыйрьлек миссиясенең кредосын билгеләгән ике мәшһүр шигырен — «Үзем һәм халкым» белән «Мин кайда?»ны яза.


            Бер адым алга басам да
            Әйләнәм мин артыма,
            Кайда басканнар икән дип
            Күз саламын халкыма,—
диелә «Үзем һәм халкым» шигырендә. Үзенең эстетик идеалын,, сыйнфый симпатияләрен тагын да ачыкларга теләп, Гафури чын кешеләрне, «тышлары керле, вәләкин эч кере» булмаган ярлы, зарлы, моңлылар арасыннан эзләвен кисеп әйтте. Бу шигырьләр безнең әдәбиятта халыкчанлык декларациясе булып яңгырады. Ул декларация Тукай рухы белән сугарылган иде. Гафури лирик герое үзенең халыкка тугрылыгы, изүчеләргә-мөнәсәбәттә килешмәүчәнлеге белән Тукай лирик героена бик якын. Аның иҗатында да тәнкыйть пафосы көчәя барды, иҗтимагый акценты аныклана килде. Тукай сатирасы мисалында Гафури бигрәк тә милли чынбарлыктагы шәригать кануннарына бәйле, начар, ямьсез күренешләрне фаш итүгә игътибарын: юнәлтте. «Карт түгел», «Сахибе кәрамәт», «һәр фәнгә маһир мулла» кебек сатирик шигырьләре — шуның мисаллары. Гафури иҗатында татар хатын-кызларының авыр язмышына багышланган әсәрләр дә байтак. Аларда хатын-кызларның хокукын, кешелеген яклап, кешене изгән тормышка аяусыз нәфрәт белдерелә. «Татар хатыны» (1908) шигырендә шагыйрьнең хатын-кыз хокуксызлыгына каршы протесты үзенең бөтен кискенлеге белән гәүдәләнә.
     1908—1913 еллар Гафури иҗатының өзлексез эзләнү һәм художестволы ачышлар дәвере булды. Поэзиясенең тематик колачы киңәйгәннән-киңәя, шагыйрь үз заманының, халык тормышының төп сыйфат һәм билгеләрен тирәнрәк чагылдыра барды. Гражданлык лирикасы белән беррәттән социаль тигезсезлекне, дин башлыкларының тупаслыгын, наданлыгын фаш иткән сатира, тормышны, зур мәхәббәтне данлаган, яшәү матурлыгын раслаган лирика белән бер рәттән, яшь шәкертләргә һәм укучы кыз балаларга багышланган дидактик характердагы шигырьләр, тормыш дөреслеген, аның мәгънәсен эзләүгә кайтып калган философик лирика белән янәшә аллегория-мәсәл жанрына мөрәҗәгать итү—болар Гафури поэзиясенең күпъяклы үсешенә дәлил булып, шагыйрь иҗатының төп идея-эстетик юнәлеше, үзәк тенденциясе халык тормышына ныграк якыная баруда, халыкның иҗтимагый һәм эстетик идеалларын тирәнрәк чагылдыруда күренде.
     Аның бу чор иҗатында хезмәт кешеләре күңеленә бик якын булган, аларның рухи хәзинәсенә кергән, хәтта халыкның үз жанрына әйләнеп киткән шигъри юллар бар. «Иске җырга кушып» (1911) дигән шигырь, мәсәлән, шундый бәхетле язмышка юлыкты:


        Ак Иделкәйләрне, ай, кичкәндә,
        Бер җырладым ишкәк ишкәндә;
        Бер җырларсың, дусткай, бер җыларсың,
        Үткән гомерең искә төшкәндә.

     Бу чорда Гафури иҗатында философик лирика киңрәк урын ала башлый, шагыйрь дөньяда яшәүнең мәгънәсе турында уйлана, шигъри образлары да тирәнәя бара. Үзенең философик-эстетик карашларында шагыйрь дөньяның үзгәреп торуын таный.

         Дөньяда торсаң — күрерсең һәр көнне бер инкыйляб,
         Бер көне юаш торыр, икенче көн китәр дулап,—
дип язды шагыйрь 1909 елда «Инкыйляб» шигырендә. Философик характердагы «Таң яктысы», «Бер төндә», «Уйлану», «Бәхет эзләү», «Без» кебек шигырьләр фикер тирәнлеге, сүзгә саранлык белән игътибарны тарта.
     Тормыш һәм заман хакындагы шигырьләрендә шагыйрь конкрет образлар, гади кеше күңеленә якын булган поэтик чаралар белән эш итә:


          Дөньяда азмы азапланды минем газиз җаным?
          Азмы сызланды халык хәлен күреп бу вөҗданым?
          Азмы түгелде ике күздән ачы күз яшьләрем?
          Азмы хәсрәтләр күреп, агарды башта чәчләрем?
                                                      («Тээссер», 1913)

     Гафуриның бу дәвер лирикасында эстетик идеалны эзләү белән бәйле сугышчан рух һәм пафос тагын да көчәя. Үзенең идеалын хезмәт кешеләре арасыннан тапкан шагыйрь:

           Йөзем чытмый җәһәннәмгә керермен ярлылар берлән,
           Күрермен һәр авырлыкны, янармын мәңгегә бергә,—
ди «Вөҗдан теләге» (1913) шигырендә.
     Туктаусыз иҗади эзләнүләр, халыкчан гадилеккә омтылу, тормышка якын булу, замандаш шагыйрьләренең тәҗрибәләрен өйрәнү, уртаклашу Гафуриның әдәби осталыгын яңа баскычларга күтәрде. Тукай, Рәмиев иҗаты һәм тәрҗемәләре аша Гафурига бөек рус шагыйрьләре Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Крылов поэзиясе үрнәкләре дә килеп җитү аның шигъри офыкларын киңәйтергә ярдәм итте. Тукай белән иҗат элемтәсе ныгу, аларның, 1912 ел язында Уфада очрашып, бер-берсен якыннан аңлаулары да шагыйрьнең иҗади үсешенә тирән йогынты ясый.
     Реакция чорында Гафури җитди генә хата һәм ялгышулар да кичерде. Башлыча, бу аның, милләтчелек йогынтысына бирелеп, үткән заманнарны идеаллаштыруында, «милли шигырьләр» язуында күренде. «Милләт мәхәббәте» (1907) җыентыгында һәм аерым шигырьләрендә шагыйрь төрек-татарларның борынгы данын, ханлык заманнарын сагынды, башкортларның җәйләүләрдәге иске тормышын тоташ бер бәйрәм итеп сурәтләде. Бу хәл аның дөньяга карашы чикләнгәнлегеннән, дини мәдрәсәләрдә тәрбияләнүеннән, шул заман әдәбиятында милләтчелек настроениеләренең шактый таралган булуыннан килә иде. Гафуриның идея хаталары үз вакытында Тукай, Әмирхан кебек алдынгы замандашлары тарафыннан кискен тәнкыйтьләнде. Ф. Әмирхан «Әл-ислах» газетасында 1908 елда «Тел мәсьәләсенә бер караш» дигән мәкаләсендә Гафурига да ишарә ясап: «Хәер, бездә, башкалардан заказ алып, әллә нинди милли шигырьләр язучылар ахыр вакытларда күренгәләделәр»,— дип язды. Алдынгы замандаш әдипләренең тәнкыйте шагыйрьгә хата-кимчелекләреннән арынырга ярдәм итте.
     Гафуриның 1908—1913 еллардагы поэзиясендә күтәрелгән проблемалар, заман герое, яшәүнең мәгънәсе, тарихи барыш турында уйланулар проза әсәрләренең дә үзәгендә тора. Заман героен, халык өчен көрәшчене эзләү процессында ул халык поэзиясенә, героик эпоска мөрәҗәгать итте. Аның әсәрләренә романтик тенденция килеп керде. Язучының 1909 елда халык эпосы «Заятүләк белән Сусылу»ны язып бастыруы очраклы түгел иде. «Агыйдел ярында», «Бу кемнең кабере?», «Болгар кызы Айсылу», «Җәй көненең төнге ай яктысында», «Шәһәр бакчасында» кебек лирик хикәя һәм нәсерләрендә романтик геройлар тасвирлана, гүзәллек, чын мәхәббәт идеалы алга сөрелә. Шагыйрь югары эстетик идеал эзли. Бу аны кайбер очракларда мәхәббәт, табигать һәм сәнгать культы белән мавыгуга да китерде. «Мәхәббәт хатлары» (1912) дигән эпистоляр хикәядә, «Тәэссорат» (1913) исемле нәсердә шундый тенденция ачык чагылды.
     Әдипнең эстетик, этик һәм философик карашлары «Хәмитнең хәяты, яхуд Ләйлә вә хәятым» (1911) исемле әсәрендә зур гына урын ала. Бу әсәрнең жанрын билгеләү кыен, аны авторның заман морале хакында уйланулары дип атарга мөмкин булыр иде. Әсәрдә хикәяләүнең беренче заттан алып барылуы да шуңа бик тапкыр килә.

     «Хәмитнең хәяты»нда педагогик карашларга, дини мәдрәсәләрдәге схоластик укыту-тәрбияләүне тәнкыйтьләүгә зур гына урын бирелә. Мәгърифәтчелек идеяләре дәвам иттерелеп, дин һәм дөньяви уку-укыту, рус телен өйрәнү мәсьәләләренә караш белдерелә. Әдип милли гореф-гадәтләрнең алдынгыларын гына саклау һәм үстерү яклы. Әсәрдә семья һәм мәхәббәт, хатын-кызларның хокукы мәсьәләләренә дә игътибар ителә. Язучының табигать һәм җәмгыять өзлексез хәрәкәт нәтиҗәсендә үзгәрә баруын тануы да дикъкатькә лаек.

Комментариев нет:

Отправить комментарий