
Мәҗит Гафури — татар әдәбияты классигы, күренекле шагыйрь һәм язучы. Шул ук вакытта башкорт әдәбиятына нигез салучы һәм Башкортстанның халык шагыйре булып исәпләнә.
Ул 1880 елның 1 августында Уфа губернасының Эстерлетамак өязе Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Җиде яшендә авыл мәктәбендә, соңыннан Үтәш белән Кыешкы авылларындагы мәдрәсәләрендә белем ала.
Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе (1893), әнисе (1894) үлә, өйләнгән абыйсы Нурислам тәрбиясенә калган гаиләнең тормышы авырлаша, Габделмәҗит гаиләдән китә. 1898 елда Троицкидагы "Рәсүлия" мәдрәсәсендә, 1905 елда Казанга килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый һәм 1906 елда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә күчә. 1909-1912 елларда Мәҗит Гафури бары тик язу эше белән шөгыльләнә.
Инкыйлабтан соң язучы Уфада төрле газета редакцияләрендә, шул исәптән татар телендә чыгучы «Башкортстан» (хәзер «Кызыл Таң») газетасында корректор, тәрҗемәче булып эшли. Башкорт теленең язмасын булдыруда катнаша. Шул ук вакытта, шигырьләрдән тыш, "Кара йөзләр", "Тормыш баскычлары", "Шагыйрьнең алтын приискасында "дигән повестьлар, "Кызыл йолдыз" пьесасын, "Эшче" операсының либреттосын яза. Балалар өчен шигырь һәм хикәяләр иҗат итә.
1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.
1931-1933 елда авыруы көчәя. Мәҗит Гафури 1934 елда Уфа шәһәрендә вафат булды.
Мәҗит Гафури бер генә телдә - татар телендә иҗат иткән. Совет чорында Мәҗит Гафуриның әсәрләре башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басылган. 1954-1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980-1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрде.
Мәгълумәт http://id-zaman.ru/m_gafuri/t_avtor.html алынды
Комментариев нет:
Отправить комментарий