
1905—1907
еллардагы революция — Гафури иҗат эволюциясендә яңа, хәлиткеч этапларның берсе
Шагыйрь «үч алучы бишенче ел» дип атаган
бу чорның давыллы вакыйгалары Идел буенда һәм Уралда да халык массаларының
милли аңы уянyга, культура тормышының моңа кадәр күрелмәгән күтәрелешенә
китерә, Гафуриның иҗат эшчәнлеге көчәеп китә. Бу елларда киң үсеш алган милли
матбугатка ул Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев кебек
күренекле әдипләр белән бергә актив катнаша. Революцион күтәрелешне Казанда (ул
— «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте) булып каршылау да яшь шагыйрьнең
настроениеләренә нык тәэсир итә.
Соңыннан Гафури, шул көннәрне яскә алып,
түбәндәгечә язган иде: «Октябрь җитте. Россиянең төрле урыннарында,
шәһәрләрендә эшчеләр хәрәкәте башланды. Бу революция дулкыны Казанга да килеп
бәрелде. Атышлар башланды. 17 октябрь манифесты чыкты. Моның бөтен кешегә
тәэсире булган кебек, миңа да бик нык тәэсир итте.
Шунда ук һәр җирдә, шулар җөмләсеннән
мәдрәсәдә, митинглар булды. Мин шул көннең тәэсире белән бер шигырь («Милләтемә
шатлык шигыре») язып ташладым» («Баштан үткәннәр»).
Халык
хәрәкәте, хезмәт ияләренең революцион һәм милли аңы үсү Гафуриның революция
башлангач ук язган шигырьләрендә иң зур куаныч, тирән дулкынлану белән
тасвирланган мотивлар булды: Әй
каләм! Шатлык белән караңны түк!
Тәбрик итеп милләтемә язам мәктүб:
һәр җәһәттән хөрриятләр ачылганга,
Ушбу көндә хәсрәтемнән шатлыгым күп,—
диде
шагыйрь «Шатлык шигыре»ндә (1905). «Алмашыну», «Вакыт җитте», «Көннәребез»
кебек шигырьләрендә дә шундый ук күтәренке настроение, шатлык мотивы чагыла. Бу
чор татар поэзиясендә революция зур үзгәрешләр һәм иркенлекләр вәгъдә иткән яңа
заман итеп, дөньяның алышынуына китерәчәк вакыйга итеп күз алдына бастырыла.
Дөрес, Гафури әле сыйныфлар көрәшен, революциядәге төрле көчләрнең мөнәсәбәтен
аңлап җиткерми, шулай да ул халык азатлыгы өчен барган җитди бәрелешләр
дәверендә җиңү-җиңелүнең тиз көндә хәл ителергә тиешлегенә ышана:
Безнең җирдә бик зур эштән бәхәс
ачып,
Торалар ушбу көндә тарткалашып;
Мизанның табаклары күтәрелгән,
Ахырында кайсы тараф китәр басып,—
ди
шагыйрь «Көннәребез» (1906) шигырендә. Шул рәвешчә, аның дөньяга карашы
революцион күтәрелеш шартларында гаять тизлек белән үзгәрә һәм үсә бара.
Революциянең каршылыклы көндәлеге аның поэзиясенә үзенең эзләрен салып тора.
Беренче шигырьләрдә, чиксез куаныч
тойгылары белән бер-рәттән, әле патшаның 17 октябрь манифестына һәм халык күзен
буяу өчен чакырылган Беренче Думага зур өмет баглавын күрсәткән иллюзияләр дә
бар иде. Бу хәл, әлбәттә, әдипнең дөньяга карашы чикләнгән булуыннан,
революциянең бурычларын, сыйнфый аерымлыкларга карамыйча, һәркемгә дә азатлык
китерү дип аңлавыннан килә иде. һәм шуның белән бергә революциянең алга табан
үсүе, декабрь кораллы восстаниесе, политик забастовкалар һәм эшче советлары
тууы кебек вакыйгалар Гафурины беренче иллюзияләреннән котыла баруга да
китерде. 1906 елның январенда язылган «Эч пошу» шигырендә, мәсәлән,
революциянең максаты һәм язмышы хакында башкачарак фикер йөртергә теләвен
күрергә мөмкин. Шагыйрь инде үзләрендә «куәт тапкан», элек «без начар дип
уйлаган як» — хезмәт ияләрен аерып күрә башлый, аларны бушка лыгырдап йөргән
«җыен ахмакка» — буржуазия ялчыларына, милләтчеләргә каршы куя, моңа кадәр
«өч-дүрт айда ниләр» булганын яхшылап тикшерергә өнди. Революцион
киеренкелекнең соңгы чиккә җитүен дөрес аңлый һәм ил хәлен бик тапкыр шигъри
образлар белән ачык билгели:
Ике арадан татулыклар киткән вакыт,
Рәхим, шәфкать һәм мәхәббәт беткән
вакыт...
Тама-тама су савыты ташып китеп,
Тулган савыт түгелергә йиткән вакыт.
«Эч пошy» (1906) шигыре — Гафури дөньяга
карашы үсешендәге кискен борылышны күрсәткән әһәмиятле әсәрләрнең берсе. Ул
карашның үзәгенә изүче һәм изелүче сыйныфлар арасындагы кискен һәм килешмәүчән
каршылык яшәгәнен аңлаукилеп керә. Бу хакыйкатьне шагыйрь, мәсәлән, «Бай кеше»
(1905) шигырендә шактый тулы гәүдәләндерә. Монда байның наданлыгы,
мактанчыклыгы, комсызлыгы әсәр героеның үз теле белән фаш ителә. «Арзан биреп,
кешеләрне күп эшләтү, ашап-эчеп рәхәт илә яту», «ансат килгән дөнья малы» белән
яшәү, эшчеләргә «су эчереп, каткан икмәк ашату» — ул геройның тормыш кагыйдәсе
һәм девизы шул. Әнә шулай халыкны талап яшәгән сорыкортлар сыйныфына авторның
хөкеме дә бик кискен һәм ачык:
Якты көн, хакыйкатьләр туар бер көн,
«Мин, мин!» дип мактаналмас мондый
утын,
Җәһәннәмгә очар әле бервакытлар
Барчасы: алтын, көмеш, кыйммәтле
тун!..
«Көннәребез», «Ике кош» кебек
шигырьләрендә Гафури үзен изелгән сыйныф вәкилләре сафында күрә һәм алар
исеменнән сөйли.
1906 елның көзендә Гафуриның Уфага кайтуы
һәм үзенең калган барлык гомерен туган җире — Башкортстанда үткәрүе дә аның
дөньяга карашы һәм иҗаты формалашуда билгеле роль уйнады. Башкортстанда революцион
хәрәкәтнең көчәюе шагыйрьнең сыйнфый аңы үсүгә этәргеч биргән факторларның
әһәмиятлесе булды.
Гафуриның тормышны һәм тарихи барышны
аңлавындагы үзгәрешләр, иҗатында социаль мотивларның көчәюе аның «1906 нчы
елдан 1907 нче елга васыять» һәм «7 нче елның җавабы» шигырьләрендә аеруча тулы
гәүдәләнә.
Революцион 1906 елның йомгаклары турында
сөйләп, шагыйрь яңа туган 1907 елга зур өметләр баглый һәм халык массаларының
иң кайнар теләкләрен узган ел исеменнән васыять-әманәт рәвешендә әйттерә. 1906
елның нәтиҗәләре күзгә күренерлек, ул «дөньядагы барча җанга тәэсир иткән» һәм
«фәкыйрь, бай, хаким, гавам — барчасын да катыштырып», канга батырган, шул
сәбәпле илгә иркенлекләр килгән, Дума ачылган, милләтләр кузгала башлаган,
цензура беткән, ач-ялангачларны искә алу көчәйгән. Шагыйрь зур канәгатьләнү
белән шундый йомгак ясый:
Бу елда ушбу эшләр аз түгелдер:
«Җиңел түгел тиз аудару зур агачны».
Соңгы юлның кинаясе — корып, череп утырган
зур агач —-патшалыкка, самодержавиегә ишарәли. Иске елга алмашка килгән яңа,
Җиденче ел да үз алдында торган иң мөкатдәс, иң зур бурычны шулай билгели:
«үзегезгә бик мәгълүм зур «кешегә» хәл кадәре батырырбыз үткен тешне». Мәгълүм
зур «кеше» — шул ук патша. Шагыйрь инде революциянең төп максатларын аңлауга
тагын да якынлаша; ул халыкка азатлык, эшчеләргә кыска эш көне, крестьяннарга
җир бирү кебекдемократик таләпләрне яклап чыга һәм турыдан-туры көрәшкә,
дөньяны үзгәртеп корырга, аңа «яңа күлмәк кидерергә» чакыра:
Дөньяга кидерермез башка күлмәк,
Кайгы-хәсрәт соңы булыр уен-көлмәк.
Шул мәеттән торып калган малымызны
Варисларга тиеш булыр бу ел бүлмәк.
Гафуриның революңион-демократик рухтагы бу
әсәрләре халык күңеленә тиз барып җитте. Шул ук вакытта алар патша ялчылары,
цензура һәм полициянең дә игътибарын җәлеп итте. 1911 елда Казан һәм Уфа
губерна жандарм идарәләре шагыйрьне «1906 елдан 1907 елга васыять» шигырендәге
«җинаятьчел» фикерләре өчен полиция күзәтүе астына алдылар.
Дөрес, 1905—1907 елларда да Гафуриның
дөньяга карашында каршылыклар байтак иде әле. Еш кына шагыйрь азатлык, яңа
тормыш өчен көрәшне ярлы һәм байны тигезләү дип аңлый. Хәтта әлеге «1906
елдан"1907 елга васыять» кебек революцион рухлы шигырьдә дә бу «тигезләү»
идеясе үзен сиздереп куя («Тырыштым бер булсын дип ярлы һәм бай»). Шул ук идея
«Электрик фонарена хитап» (1907) шигырендә «бай, фәкыйрьне үги күрми, тигез
күреп» янучы электр фонарена бәйләнештә үткәрелә.
Әмма, тулаем алганда, үз иҗатының төп
юнәлеше белән Гафури 1905 ел, революциясе елларында революцион-де-мократик
караш дәрәҗәсенә күтәрелә барды. Үз чиратында бу караш аның поэзиясендәге
реалистик башлангычны көчәйтте, аның критик сыйфатларына ачыклык бирде. Шагыйрь
үз заманының иҗтимагый-сыйнфый тигезсезлекләрен бик конкрет сурәтләр белән
тәнкыйть иткән «Базарга чыктым» (1907) кебек әсәрләрен тудырды. Мондый
әсәрләрдә буржуаз шәһәр чынбарлыгындагы гаделсезлекне һәм гади кешенең рәхимсез
изелүен кыю фаш итү реалистик җанлылыгы, тормышчан дөреслеге белән тасвирланды.
1905 ел революциясе чорындагы поэзиясендә
Гафури заманның иҗтимагый-политик вакыйгалары белән тыгыз бәйләнгән публицистик
шигырь тудыру осталыгын күрсәтте. Гражданлык позициясенә кискен борылыш ясады.
Бу шигырьләрдә шагыйрьнең башлангыч поэзиясенә хас традицион алымнар һәм
мәгърифәтчелек идеяләре дәвам иттерелә. Шул ук вакытта аларда яңа заман
билгеләре: үткәнгә, изүче сыйныфларга тәнкыйть күзе белән карау,
кинаяле-аллегорик образлар, яңа контрастлар, параллельләр урын ала.
Гафуриның бер үк шигырендә традицион сурәтләр
белән бәйле үгет-нәсихәт, дидактика элементларын да, халык һәм милләтләр язмышы
турында мәгърифәтчелек рухында уйлануларны да, заман чынбарлыгын күрсәткән
реалистик картиналарны да, халык мәкальләренә һәм әйтемнәренә охшаш
афоризмнарны да, аллегорик һәм сатирик образларны да очратып була. Үзенең төп
темалары булган прогресс, культура, белем мәсьәләләренә багышланган әсәрләрендә
дә шагыйрь инде тормыш күренешләренә киңрәк, кыюрак караш ташлый, халык
поэтикасына таянып, шигырьнең сурәтлелеген көчәйтергә, тел һәм стиль чараларын
камилләштерергә омтыла.
Бу чорда шагыйрьнең поэтик осталыгы яңа,
югарырак баскычка күтәрелде. Шигырьләре халыкчан тапкыр тел һәм сурәтләү
чараларының байлыгы белән укучыларның, игътибарын тартты.
Еш кына
Гафури аллегорик алымнарга, халыкчан тапкыр чагыштыруларга мөрәҗәгать итә.
Изүчеләрдән үз хакыңны сорауны, мәсәлән, еланнан авыруга дару сорау белән
чагыштыра: «Алданабыз дүрт аяклы сыер малдай», ди. Изүчеләрнең мөнәсәбәте
аеруча тапкыр чагыштыруларда гәүдәләндерелә:
Аларның фикерләре һәп кысуда,
Бетәрбез шикәр кебек эреп суда.
Аларның безгә кыйлган илтифаты —
Зиначы хатын кебек күз кысуда.
(«Куркаклык»,
1906)
Аллегориягә мөрәҗәгать итеп. шагыйрь еш
кына кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җанлы табигать, бигрәк тә хайваннар
дөньясындагы күренешләргә параллель куя:
Эшләребез алга китми безнең шуннан,
Прахуд йөрер суыбызның өсте туңган;
Лачыннар куна торган урыннарга
һәрничек бер сәбәпле карга кунган.
Әй, карга! Урыныңны белеп утыр!
Тиз заманнан лачын килеп күзең чукыр!
(«Алар — алай, болар — болай», 1906)
Гафури иҗатында киңәя һәм тирәнәя барган
аллегорик алым реакция елларында шагыйрьне мәсәл жанрына алып килде.
«Сандугачлар» (1906) исемле аллегорик шигырьдә хәйләсез сандугачларның
карчыгага бер-бер артлы азык булуын тасвирлау шагыйрьгә Европа буржуазиясе
кулына төшкән мөселманнар язмышын күрсәтү өчен кирәк булган.
Шигырьләрендә Гафури халык күңеленә
ятарлык әйтемнәр, чагыштырулар куллана, лаконизмга, афористиклыкка омтыла.
Мәсәлән:
Хөр улмай йөргәнемнән үлгән артык,
Үземне кара йиргә күмгән артык...
Хокуксыз тормакы бу милләтемнең
Бәнем чен михнәте зинданнан артык...
Бу форсатлар ике килмәс гомердә,
Атып калган ятып калганнан артык.
(«Фидаи мәхбүс авызыннан», 1906)
Шул ук вакытта Гафурының бу дәвер иҗатында
күпсүзлелек, үгет-нәсихәт, рационализм элементлары да байтак әле. Шагыйрь
алардан бер-бер артлы котылу юлыннан барды.
Гаделсезлек, социаль тигезсезлек дөньясын
Гафури үзенең прозаик әсәрләрендә — хикәя һәм повестьларында, публицистик
мәкаләләрендә дә тәнкыйть итте. Әдип прозасының төп геройлары— ярлылар, үгиләр,
ачлар, ягъни буржуаз җәмгыятьнең иң кимсетелгән кешеләре.
Революция кызган көннәрдә, 1906 елда,
язылган «Ачлык ел, яки сатлык кыз» хикәясе әдип прозасында тормыш материалына
аның актив мөнәсәбәте ягыннан тәнкыйть юнәлешенең көчәя, үткенләнә баруын ачык
күрсәтте. «Ачлык ел, яки сатлык кыз» хикәясендә,— дип язды С. Кудаш,— язучының
теләге белән капиталистик чынбарлык арасындагы каршылык тагын да тирәнрәк булып
ачыла төшә».
Ачлык елда ата-анасы үлгән унбиш яшьлек
Мәрьямнең шәфкатьсез агалары тарафыннан Кавказ кешесенә сатып җибәрелүе кырыс
дөреслеге белән, кечкенә кешенең зур трагик язмышы итеп күрсәтелә. Әсәрдә күзгә
ташланган яңа бер алым — сурәтләнгән вакыйгаларга карата язучының үз мөнәсәбәте
ачык-тан-ачык әйтелә бару, публицистик-лирик чигенүләр куллану. Әмма шул ук
вакытта Гафуриның проза жанрындагы тәҗрибәләрендә дидактик публицистика белән
мавыгып китүләр дә шактый гына. Мәсәлән, «Үги балалар» (1907) дигән икенче
хикәясендә үги ана кулына калган өч баланың трагик язмышын һәм гаиләнең таркалу
тарихын тасвирлап, шушы тарих аша кимсетелгән милләтләрнең бәхетсез язмышына
ишарә ясарга омтылыш бик үк уңышлы чыкмаган. Аерым реалистик картиналары һәм
тәрбия турында кайбер әһәмиятле фикерләре булуга карамастан, билгеле бер идея-схемага
иллюстрация рәвешендә язылган бу әсәргә табигыйлек җитешми, ясалмалылык күзгә
бәрелеп тора. Әсәрнең әнә шул кимчелекләрен замандаш язучылар (Г. Камал, Ф.
Әмирхан) да тәнкыйть иткәннәр иде. Г. Камал, мәсәлән, бу хикәя турында шулай
язган: «Габделмәҗит әфәнде, хикәяне тизрәк тәмам кыйлу кирәк булдыгы өчен
булырга кирәк, һичбер катил дә җөрьәт итә алмаслык өч җинаятьне бер-бер артлы
бер хатын кулыннан кыйлдыра ала. Шушындый ашыгычлык аркасында хикәянең ләззәте
тәмам югала да кала».
Реалистик хикәяләүнең аныклыгы, язучының
чынбарлык күренешләрен тирәнрәк аңлавы, сурәтләрнең тормышчанлыгы ягыннан
Гафуриның 1907 елда язылган «Ярлылар, яки Өидәш хатын» повесте — бу чорның
күренекле әсәрүләреннән берсе. Аның геройлары — шәһәр ярлылары, кичәге авыл кешеләре.
Сыйнфый гаделсезлек аларны буржуаз шәһәрнең караңгы почмакларына кысрыклаган.
Төп герой — көнлекче эшче Шәриф — саф намуслы кеше, эш сөючән, тормыш
кайгыртучан ата. Бәхетсез Бәдри һәм Җәмилә образларын сурәтләве белән автор
изүче җәмгыятьтә хатын-кызларның аяныч язмышы темасын дәвам итте.Повестьтагы
үзәк эстетик проблема — изелүче сыйныф вәкилләренең эш сөючәнлеген, саф
күңеллелеген, бер-берсенә ихлас ярдәм итәргә хәзер булуларын, кешелеклелеген
изүчеләрнең бер-берсен күрә алмауга корылган бүрелек әхлагына капма-каршы кую.
Чын кеше турындагы үзенең идеалын язучы хезмәт ияләре арасында, аларның
эчкерсезлегендә, рухи матурлыгында, байлыкка табынучылардан мораль өстен
булуларында күрә һәм таба. Әсәрнең кыйммәте — гаделсезлек дөньясына, аның
ерткычлык мораленә кискен протест белдерүдә һәм гади хезмәт кешесенең саф
күңеленә дан җырлауда.
Мәгълумәт http://fajdali.narod.ru/ramazanov.htm сайтыннан алынды
Мәгълумәт http://fajdali.narod.ru/ramazanov.htm сайтыннан алынды
Комментариев нет:
Отправить комментарий