Татар һәм башкорт халык шагыйре Мәҗит Гафури үз иҗат язмышлары белән илебезнең күп милләтле культуралары тарихын, әдәбиятлары үсешен чагылдырган мактаулы әдипләр рәтенә керә. Заманның җил-давыллары Гафурины да читләтмәде. Гафури — безнең илдәге өч зур революциянең замандашы. Аның иҗаты тулы мәгънәсендә тормышчан һәм халыкчан булып формалашты. Үзенең ашкынулы эзләнү һәм кыенлыклар белән тулы гомерен шагыйрь чын-чыннан халык улына хас намус белән кичерде.
Комментариев нет:
Отправить комментарий