
Иҗат
юлы
Мәҗит Нургани улы Гафури 1880 елның 20
июлендә (2 августта) Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Җилемкаран авылында (хәзер
Башкортстан АССРның Гафури районында) туган. Аның атасы Нургани хәлфә гади
крестьян тормышы белән яшәгән.
Кече яшьтән үк укырга өйрәнгән, белемгә
омтылган Мәҗит 13 яшендә зур кайгылар кичерә: ул мәдрәсәдә укып йөргәндә,
ата-аналары үлеп китә. Мәдрәсәдә бай балаларына аш пешереп, китаплар күчереп,
самовар куеп укыган Мәҗитнең шуннан соң Урал буйлап бәхет эзләп йөрүләре,
михнәт чигүләре башлана. Ул Уфадагы «Госмания» һәм Кыешкы авылындагы
мәдрәсәләргә кереп карый, ләкин тормыш авырлыгы аны тагын да туган авылына
кайтара. Җәйләрен ул байларга ялланып эшли, көз һәм кышларын мәдрәсәләрдә укый,
авыл хәлфәләренә ярдәм итә. Урал таулары арасында Лапашты дигән урында чуен
заводы төзелешендә балчык ташучы булып эшли.
Яңа, XX гасырны Гафури Троицк шәһәрендәге
Зәйнулла ишан мәдрәсәсенең шәкерте буларак каршылый. Биредә ул татар, гарәп,
фарсы әдәбияты белән таныша. Җәен татар миллионерлары Рәмиевләрнең алтын
пряискаларында эшли, казакъ авылларына барып балалар укыта. Туган әдәбият,
халык җырлары, казакъ акыннары аңа зур йогынты ясый.
1901—1902 елның кышында яшь шагыйрь үзенең
беренче әсәрен— «Ишан шәкертләренә» шигырен яза. Бу шигырь мәдрәсәдәге авыр
шартларга үткен сатира булган. Шуның өчен фанатик шәкертләр шагыйрьне
кыйныйлар, ә алдынгы хәлфә һәм шәкертләр аңа теләктәшлек белдерәләр. Бу хәл беренче
иҗади адымның кыюлыгын да күрсәтә. 1904 елда әдипнең беренче әсәрләре — «Себер
тимер юлы, яки Әхвале милләт» исемле шигырьләр җыентыгы Оренбургта һәм
«Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» хикәясе Казандарштап булып басылып чыга.
Димәк, Гафури әдәбият мәйданына бер үк вакытта шагыйрь дә, прозаик та булып
килде.
Әдипнең беренче әсәрләре мәгърифәтчелек
идеяләре беләнсугарылган. Боларда Көнчыгыш поэзиясе традицияләренең һәмхалык
авыз иҗатының зур гына йогынтысы бар. Бу йогынтыныАкмулла шигъри алымнарына иярүдән
дә күреп була. АңарданГафури шигырьнең табигый агышын, халыкчан
кинаялелекне,афористик образлылыкны, төзек ритм һәм анык рифмалар беләнэш итүне
өйрәнә. Акмулла кебек үк, ул да халык мәкаль һәмәйтемнәрен, халыкчан
параллелизмнар куллана: Яманга юлдаш
булсаң— бәла тагыр,
Еланга ярдәм итсәң — кулны чагыр,
Яман дус юк урында хафа салыр,
Усал эт арттан килеп өрми кабыр.
(«Яшь гомерем», 1903)
Иҗатының башлангыч тәҗрибәләрендә Гафури
дидактик поэзия атрибутларын күп файдалана. Шигырьләренең телен иске төрки,
гарәп һәм фарсы сүзләре, гыйбарәләре белән чуарлый. Әмма шул ук вакытта яшь
шагыйрь халык җанлы теленең сурәтлелеген дә кабул итәргә омтыла.Гафури
поэзиясендәге дидактиканың төп мотивларыннан берсе — прогресс дәверен, яңа
Россияне мактау. Бу очракта ул ода (мәдех) алымына мөрәҗәгать итә.
«Себер тимер юлы» китабындагы шигырьләрдә
ике тема сызылып бара: аның беренчесе — яңа заманга, прогресска һәм техникага
дан җырлау. Бу тема яшь шагыйрьдә тирән тәэсир калдырган Себер тимер юлы белән
бәйләнештә ачыла. Бу факт Россиянең прогресс юлыннан баруы итеп күрсәтелә:Б
Безем бу Русия һиммәт итте,
һиммәте сәясында алга китте.
......................
Русиягә кадәре хәл мәдех кирәк,
Булган өчен баһадир бигрәк сирәк.
Икенче
үзәк тема — яшь әдипне бик борчый торган хәл — туган халкының Европадагы
прогресстан артта калуы,изелгән һәм надан булуы.
Кил, милләтем, фәкыйрьлектән
сакынаек,
һөнәр-гыйльмә тырнаклар батыраек.
һәр зарарның башлыгы —
фәкыйрьлектер,—
Ул мәлгунь фәкыйрьлекне ни кыйлаек?
—
(«Вә иннә мин эш-шигъри ли
хикмәтин», 1902)
дип
эндәште шагыйрь үзенең артта калган милләтенә.
Шул искә алынган темаларны гәүдәләндерү
өчен, Гафури мәгърифәтчелек әдәбиятында зур урын тоткан антитеза алымын
куллана. Җыентыкны ачып җибәргән: «Тәрәкъкыйлә җиһан җитте кәмаленә», «Хакъ
тәгалә безләрне тап китерде җиһанның матур кыздай заманына» кебек юллар мажор
тон, шатлыклы аккорд булып яңгырыйлар. Ә аннан соң Гафури үз милләтенең артта
калуын, «аты арык» булуын, «тәрәкъкыйдән качуны» кискен контраст итеп куя.
Себер тимер юлын мактау уңае белән шагыйрь үз заманының каршылыклы чынбарлыгын
күрсәткән гомумиләштерүгә ирешә.
Шулай
итеп, үзенең беренче китабында ук әдип чынбарлыкка читтән торып түгел, ә актив
мөнәсәбәт күрсәтүче булып чыгыш ясый. Туган халкының прогресс заманында артта
калуы хакында борчылып уйлана һәм «бу нигә болай?» дигән сорау алдына килеп
баса.
Тормыштагы гаделсездекне, тигезсезлекне,
бәхетсезлекне кешеләрнең артта калганлыгыннан, наданлыгыннан күрү Гафуриның
«фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» исемле беренче хикәясенең дә төп идеясен
тәшкил итә. Сурәтләнгән тормыш материалы, үзенең темасы белән үк "Бухикәя
XX йөз башындагы татар әдәбиятында яңа бер күренеш иде. Бөтенләй яңа герой — иң
фәкыйрь, тормышның иң төбенә төшкән авыл ярлылары татар әдәбиятына килеп керде.
Бу үзе үк яшь язучының яңа юлдан барырга омтылуы, үзенчәлекле иҗади объект
сайлавы иде.
Моңарчы безнең әдәбиятның игътибарыннан
шактый читтә торган максатны— гади дөньяны художестволы сурәтләрдә чагылдыру
максатын куеп, Гафури тормышның, дөресрәге — газап чигеп тереклек итүнең иң
караңгы почмакларын, күңелсез чынлыгын ача. Хикәя геройлары — авылның иң ярлы
кешеләре Нигъмәтулла һәм аның хатыны Сәрбинең бәхетсезлеге әсәрдә трагикомик
ситуацияләрдә бирелгән. Ләкин бу — күз яшьләре аша көлү. Фәкыйрьлек, искиткеч
социаль тигезсезлек — әсәрнең фоны гына түгел, ә җанлы көнкүрешнең
гомумиләш-терелгән сыны да.
Авыл ярлыларының коточкыч хәлен язучы
реалистик буяулар белән сурәтли. Ләкин бу беренче хикәясендә мәгърифәтчелек
реализмына хас чикләнгәнлеге, художество осталыгы һәм идея позициясенең
аныклыгы җитмәү дә күзгә ташлана. Автор вакыйгалар артыннан бара. Аның
хикәяләве вак һәм натуралистик детальләрдән дә азат түгел. Язучы үзе
тасвирлаган тормышның үтә мәгънәсезлегенә, идиотизмына каршы актив протест
югарылыгына күтәрелә алмаган әле. Мәгърифәтчеләрчә, ул бөтен
бәхетсезлекләр язмыш тарафыннан бирелә һәм наданлык, тәрбиясезлек нәтиҗәсе
булып тора дип расламакчы. Шулай да үзенең беренче хикәя һәм шигырьләре белән
Гафури, үз заманының кайбер әһәмиятле күренеш һәм проблемаларын гәүдәләндереп,
чынбарлыкның каршылыкларын күрсәтергә теләде.
Мәгълумәт http://fajdali.narod.ru/ramazanov.htm сайтыннан алынды
Мәгълумәт http://fajdali.narod.ru/ramazanov.htm сайтыннан алынды
Комментариев нет:
Отправить комментарий