«Доносчы» шигыре



1910 елда Гафури «Доносчы» дигән шигырен яза


    1910 елда Гафури «Доносчы» дигән шигырен яза:Белми бит ул: алдына баскан дию —
Табынып шуңа, ул да зураймак була;
Ике тиен дә тормаслык җәлладларга
Башын сатып, тамак туйдырмак була.
Җәлладларын, диюләрен
Мөнҗәникъка тотар өчен,
Кирәк булыр иркен сулыш,
Үч алучы бишенче ел!..
     Шагыйрьнең «үч алучы бишенче ел»ны кабатларга теләве тиккә генә түгел иде. Билгеле булганча, унынчы еллар башында Россиядә яңа революцион күтәрелеш сизелде. Бу еллар милли өлкәләрдә дә революцион хәрәкәтнең үсә, большевизм идеяләренең көчәя баруы белән характерлана. Оренбургта татар телендә чыккан большевистик «Урал» газетасы һәм X. Ямашев кебек татар большевикларының эшчәнлеге эзсез югалмады.
Революцион күтәрелеш чорында Гафури поэзиясенең сугышчанлыгы тагын да кискенләшә, шагыйрь аңы революционлашабарды. 1912—1914 елларда язылган әсәрләрендә хаклык, азатлык өчен социаль тигезсезлеккә каршы көрәш мотивлары киңрәк урын алды. «Ирек өчен көрәш» (1912), «Хәят юлында» (1913) кебек, активлыкка, батырлыкка чакырган шигырьләр иҗат ителде. Аларда чын бәхетне, ирекне һәм шатлыкны фәкать көрәшеп кенә алырга мөмкин булу хакында ачык әйтелде.
     Булма мәэюс!.. Бул хәзер һәр көн хәят сугышында син,
Йә мүәффәкъ бул сугышта яки җан бир шунда син...
«Күп тырыштым — булмады!..» — димәк — начарлык, ул юк эш,
Син әле һаман тырыш, һаман бәхет эзләп сугыш!
(«Хәят юлында», 1913)
      Яңа революцион күтәрелеш Гафуриның вакытлы матбугаттагы публицистик эшчәнлеген дә җанландырып җибәрде. Аның публицистикасы тематик яктан шактый киң. Ул земство турында да («Земство нәрсә», «Авыл халкы өчен файдалы китаплар һәм земстволар»), халык тормышының төрле мәсьәләләре хакында да («Катай башкортлары») һәм аеруча культура мәсьәләләренә багышлап та («Уфада кызларга махсус мәдрәсә салу мөнәсәбәте белән», «Татар җырчысы», «Габдулла Тукай Уфада» һ. А) бик күп мәкаләләр яза.
Беренче дөнья сугышы хезмәт ияләренә бетмәс авырлыклар, зур каза, көтелмәгән бәлаләр алып килде. Бу фаҗигале чынбарлыкны Гафури аеруча газапланып һәм нәфрәтләнеп хис иткән әдипләрнең күренеклесе булды. Баштарак сугышны ул тарихи ике чор арасындагы өзеклек (русча: безвременье) — фитрәт заманы дип атады. [Шул исемдәге шигырендә (1914) шагыйрь: «Килде бер «фитрәт заманы» — бетте дөньяның яме, Бер пәйгамбәр дә халыкны тугъры юлга өндәми»,— дип, мондый куркыныч хәлдән коткарырлык бердәнбер көч тәңре булуын әйтергә теләде. Сугыш башлангач язылган «Кыямәт» шигырендә инде икенчерәк төсмерләр бар:
Җитте шул көн: дөньяда усаллык итте кем дә кем,
Тәңре аларга җәза бирер, кыйлып тугъры хөкем.
Бу шигырьдә Гафуриның идея юнәлеше алга китешен билгеләп, X. Госман: «Шагыйрь җир йөзендәге бәндәләрне тоташтан бозык дими инде, ходай җибәргән җәзага лаеклыларны аерып күрсәтә»,— дип язды.
Гафури авыр замандагы кешелек язмышын давыллы диңгезгә охшатты. Бу сурәттә тарихның кискен үзгәрешләр алдында торуын бер эчке хис-интуиция белән тою да бар иде. 1915 елдаинде әдип шушы язмыштан зур яңалык, үзгәрешләр көтүен әйтеп чыкты:
Хәвеф зур!.. Куркыныч арта!.. Үлем алга килеп баскан,
Халыкның язмышы чишелер вакыт гаять якынлашкан...
(«Язмыш»)
     Ил Һәм халык өстенә килгән куркыныч хәлне, трагедияне — сугышны аңлауга Гафури каршылыклы кичереш һәм карашлар аша барды. Әле күптән түгел генә бу вәхшәтне җиңәрлек бердәнбер көч алла дип уйлаган шагыйрь, озак та үтмәде, алланың үзенә дә шикләнеп карый башлады. «Юктырсың ла, алла!..» (1915) шигыре әдипнең идея-эстетик карашларында барлыкка килгән кискен борылышның гаять бер әһәмиятле мисалы булды.
Юктырсың ла, алла!.. Әгәр булсаң,
Сабыр итмәс идең бу эшкә,
Бөтен кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә...
Күрер идең көчсез бәндәләрне,
Ярдәм итәр идең аларга,
Ирек бирмәс идең көчлеләргә
Көчсезләрне болай таларга.
     Алла белән мондый тонда сөйләшү шул заман өчен зур кыюлык иде. Әлбәттә, шикләнү — алланың барлыгын бөтенләй инкяр итү түгел әле. Шагыйрь алланы аның бөеклегенә, кодрәтенә бер дә килешмәгән эшләр эшләгәне өчен тәнкыйть итә, аңа (аллага!) тел тидерә. Бу — зур батырлык иде, әлбәттә. Шуңа күрә шигырь үз вакытында күп шау-шу тудырды. Уфа, Казан, Оренбург һәм башка шәһәрләрдә, шулай ук авыл мәчетләрендә «диннән язган» әдипне каргап вәгазьләр сөйләнде, Оренбургта чыга торган «Дин вә мәгыйшәт» журналының 1916 елгы 6 саны аны гаепләүгә багышланды.
Сугышка мөнәсәбәтне һәм шул чынбарлыкны күрсәткән әсәрләр арасында иң күренеклеләреннән берсе—Гафуриның «Ул кем?» (1915) дигән шигыре. Монда ирексездән сугышырга, канлы мәйданга килергә мәҗбүр ителгән гади кеше — солдатның трагик образы тудырыла. Үзе кебек үк хезмәт кешесен үтергән солдатка конкрет сорау бирелә:
«Дошманым» дип син хәзер чәнчеп үтергән бәндә кем?
Күкрәгеннән кан агып, алдыңда яткан бәндә кем?
Алга табан картина тагын да тулылана, кискенләшә, ачыклана. Бер солдат икенчесен үтерә, ләкин алар бер-берсенең кем булуы турында белмиләр дә, уйламыйлар да:
Ул Гаребтән, син Шәрекътән ушбу җиргә килдегез,
«Кем элек өлгерсә, шул үтерү тиеш»,— дип белдегез.
Бу трагедия — солдатларның үз ихтыярлары булмау нәтиҗәсе. Шагыйрь үтерүче солдатка бик туры сорау куя: «Үтереп үч кандымы? Син аны чәнчеп үтергәч, дөнья иркен калдымы?» -ди һәм шунда ук тулы, дөрес җавап та бирә:
Син шулай коллыкта йөрсәң, дөнья киң булмас сиңа,
Барча эшләрдән элек баш бул, туган, үз иркеңә.
Шундый реалистик нәтиҗәсе белән Гафури солдатларның күзен ачу юлында эш алып барган большевиклар партиясенең революцион лозунгларына якын килә, солдатны үз иркенә баш булырга өнди.
Империалистик сугыш чынбарлыгы, гади кешенең трагик образы Гафуриның «Күңелсез бер көндә», «Җыла!», «Сугышта хәбәрсез югалган туганга» кебек шигырьләрендә дә чагыла. 1915 елда язылып та, Бөек Октябрьдан соң, 1917 елда гына басылып чыккан «Солдат хатыны Хәмидә» хикәясендә кызганыч язмышлы гади кешеләр — сугыш елларында йортта ялгыз хуҗа булып калган, дөнья көтүнең бөтен авырлыгын, михнәтен күтәргән, әмма барысын да сабыр кичергән авыл хатыны Хәмидә һәм аның ире, сугыш яланнарында хәбәрсез югалган солдат Гариф образлары сурәтләнә. Бу әсәр шулай ук язучының сугышка каршы протесты белән тулы иде. Ул сугыш авырлыгын кичерергә дучар ителгән хезмәт ияләренә бетмәс теләктәшлеген белдерә һәм аларның бәхетсезлегендә сугышны гаепли.
     Озакка сузылган сугыш халыкның түземен бетерде һәм илдәге революцион ситуацияне кискенләштерде. Гафури әйтмешли, савыт тулып ташыр чак җитте. Шушы шартларда 1917 елның 27 февралендә (12 мартта) өч йөз ел Россияне рәхимсез изгән Романовлар династиясенең соңгы вәкиле — Николай II нең тәхеттән ваз кичүе — халыкның беренче җиңүе иде. Февраль буржуаз-демократик революциясен бер зур тарихи вакыйга итеп татар һәм башкорт әдәбиятында беренче булып Гафури җырлады. 3(16) мартта ул, халык шатлыгын уртаклашып, «Хөррият иртәсе» шигырен бастырды:
Гүя күктән җир йөзенә нур ява,
«Ник болай бу?.. Нәрсә булган дөньяга?..»
Әй, халык шат!..
һәммәсе уйный, көлә...
Каршыдан балкып Кызыл байрак килә!..
     Шулай итеп, февраль көннәрендә Гафури иҗатына революция символы, түгелгән каннар билгесе—Кызыл байрак образы килеп керде. Халык шагыйре шушы образга гомеренең ахыры-нача турылыклы булып калды. Февраль революциясе аның дөньяга карашында тарихи оптимизмны көчәйтте, бу оптимизм көннән-көн революционлаша барды. Шагыйрь революцион көчне— эшчеләр сыйныфын зур дәрт белән җырлый башлады. Шул ук «Хөррият иртәсе» шигырендә:
Эшчеләрнең ирләре һәм кызлары
Җырлыйлар бердән азатлык җырлары...
диелде. «Азатлык хөрмәтенә» исемле шигырьдә дә шагыйрь эшчеләр сыйныфын олылый («Эшчеләрнең хәмләсе берлән ватылды таш дәвер...»). Беренче майга багышлап язылган «Кызыл байрак» шигыре бу чорда Гафури гражданлык лирикасының югары ноктасы булып, ул халыкның революцион җырына әйләнде.
Әй, Кызыл байрак,
Нур бир җиһанга!
Әйдә, эшчеләр,
Алга вә алга!..—
дип, Гафури хезмәт ияләрен Кызыл байрак астында яңа җиңүләргә чакырды.
      Буржуаз-демократик революция халыкка тулы азатлык китермәде, сугыш туктатылмады. Бу хәл Гафури иҗатында халык интересларын ахырынача яклау, көрәшкә чакыру мотивларын көчәйтте. Февральдән Октябрьга кадәрге тарихи аралыкта ул «Бетсен империалистлар сугышы!», «Икмәк!», «Хөррияткә каршы торучыларга» кебек политик актуаль шигырьләрен язды. Болар хезмәт ияләренең изге теләкләрен яклауга багышланды.
    Мондый әсәрләр азатлык өчен көрәшкә күтәрелгән халык белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәткә кергән лирик геройдагы реалистик һәм романтик башлангычларның кушылуы, синтезы барлыкка килү хакында сөйләде. Шулай итеп, ике революция арасындагы искиткеч катлаулы бер дәвердә Гафури татар гражданлык поэзиясен үстерүгә күп көч салды, халык белән бергә алга баруда иҗади батырлык күрсәтте.
    1902—1917 еллар арасында Мәҗит Гафури зур тормыш һәм катлаулы иҗат юлы үтте. Халык теләкләре белән яшәү, халык белән өзелмәс бәйләнеш, революцион хәрәкәтләргә бетмәс теләктәшлек, бөек халык шагыйре Тукай шигъри мәктәбе традицияләренә турылыклы булып иҗат итү аны чын мәгънәсендә революцион-демократик юнәлештәге күренекле әдип итеп таныттылар.
    Социалистик революциягә Гафури халыкның уй-хисләрен яхшы белгән, хезмәт ияләренең моң-зарларын җырлаган халык шагыйре булып килде. Шуңа күрә ул Бөек Октябрьне, халыкның чын азатлык һәм бәхет тантанасы дип, һич тә икеләнмичә кабул итте.



Мәгълумәт алынган сайт: http://fajdali.narod.ru/ramazanov.htm

Комментариев нет:

Отправить комментарий